Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Казанда мастер-класс үткәрде

13 сентябрь 2019 ел., җомга

12 сентябрьдә Су спорт төрләре сараенда Россия Хезмәт Герое, Россиянең атказанган тренеры, синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаяның хәйрия мастер-классы узды.

Чарада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Хәсәнов һәм Алексей Созинов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды идарәсе рәисе Марина Вавилова һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования