Халыкара Укытучылар көненә багышланган зур бәйрәмнең телевизион версиясе ТНВ каналында трансляцияләнәчәк

2019 елның 5 октябре, шимбә

5 октябрьдә, шимбә көнне 22: 00 сәгатьтә ТНВ каналында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Укытучылар көне» зур республика бәйрәменең телевизион версиясен карагыз.

Исегезгә төшерәбез, 3-нче октябрь көнне Казанның  В.И. Ленин исемендәге Мәдәни-ял итү комплексында Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды. Әлеге чара республиканың 700дән артык иң яхшы педагогын җыйды. Алар өчен танылган сәнгать эшлеклеләре, популяр башкаручылар һәм эстрада артистлары, «Созвездие - Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International