Иннополис Университетының «Innopolis Open» олимпиадасына теркәлү ачык һәм 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Информатика, математика һәм мәгълүмати куркынычсызлык буенча ярышларга 7-11 сыйныф укучылары чакырыла.
Олимпиада ике этапта үткәрелә: читтән торып (сайлап алу) һәм көндезге этап. Шул ук вакытта математика һәм информатика буенча беренче этап ике бәйсез сайлап алу турыннан тора. Үз көчеңне икесендә дә сынап карарга мөмкин, бары тик иң яхшы нәтиҗә генэ исәпкә алыначак.