"Киләчәккә Билет" проекты кысаларында 260 меңгә якын укучы Онлайн-тест узды

2019 елның 4 октябре, җомга

«Киләчәккә Билет» проекты кысаларында Россиянең 11 меңнән артык мәктәбеннән 260 мең укучы Онлайн-тест узды, дип хәбәр итә WorldSkills Russia матбугат хезмәте.

Гомуми белем бирү оешмаларының 6-11 нче сыйныф укучылары өчен башлангыч һөнәри юнәлеш бирү проектының беренче этабы тәмамланды.

"Проект башында ук яхшы динамиканы күрсәтте − мондый кызыксынуны көтмәгән дә идек хәтта. "Киләчәккә билет» кысаларында онлайн-тестларда илнең 36 төбәге катнашты. Бу этапны аеруча Краснодар, Байкал арты һәм Ставрополь крайлары, Башкортстан Республикасы, Мәскәү, Самара, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре актив эшләде. Хәзер онлайн-диагностика этабы тәмамланды. Аның төп нәтиҗәсен һәр катнашучы үзенең шәхси кабинетында күрә. Бу тест нәтиҗәләре яшүсмергә һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга беренче адымнарын ясарга ярдәм итәчәк", - диде балалар һәм яшьләр үсеше проектларын гамәлгә ашыру буенча берлек департаменты директоры Евгения Кожевникова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International