2020 елга Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру башланды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

4 октябрьдә 2020 елга Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын формалаштыру башланды.

Ел ахырына кадәр экспертлар халык белән бергә киләсе елга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының иң мөһим юнәлешләрен һәм эш индикаторларын билгеләячәк. Проектны тормышка ашыруда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы катнаша.

Бүгенге көннән Министрлык эшчәнлегенең өстенлекле өлкәләре буенча экспертлардан тәкъдимнәр җыю башлана, ул 2 атна дәвам итәчәк. Экспертлар төркеме составы ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнде. Экспертлар арасында һөнәри, академия җәмгыятьләре һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, үз эшләренең осталары, хакимият органнары профиле буенча зур эш тәҗрибәсе һәм казанышлары булган белгечләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International