Рособрнадзор башлыгы 12 ноябрьдә ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы үткәрәчәк

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов 12 ноябрьдә ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы үткәрәчәк.

Очрашу барышында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе һәм ведомство белгечләре 2020 елда Бердәм дәүләт имтиханы һәм 9 нчы сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясен, бөтенроссия тикшерү эшләрен, белем бирү сыйфаты буенча илкүләм тикшеренүләрне оештыру һәм үткәрүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.

Рособрнадзор башлыгына сорауларны " ВКонтакте» социаль челтәрендәге ведомство битендә бирергә мөмкин https://vk.com/obrnadzorru аларны язма рәвештә яисә видео-мөрәҗәгать форматында җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International