Түбән Камада WorldSkills стандартлары буенча белгечләрне укыту өчен яңа платформа ачылачак

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

WorldSkills стандартлары буенча белгечләрне укыту өчен яңа белем бирү платформасы Түбән Камада тиздән-октябрь урталарында үз ишекләрен ачачак.

Өченче ресурс үзәге Николай Королев исемендәге политехника көллияте базасында барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта бинада капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Ремонт эшләренә республика бюджетыннан 137 млн. сум бүлеп бирелгән.

Белем бирү учреждениесе кардиналь рәвештә яңартылды. Биредә заманча һәм кыйммәтле матди база, үз лабораторияләре һәм остаханәләр барлыкка килде. Үзәк Түбән Камада төзелеш технологияләре һәм энергетика өлкәсен үстерү таянычы булачак. Биредә нәкъ менә шушы юнәлешләр буенча чын профессионаллар әзерләячәкләр. Шулай ук хезмәт базарында кирәкле яңа белгечлекләр ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International