Татарстанның «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Мәскәүдә «Алтын көз» дә үз осталыкларын күрсәтәчәк

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары «Алтын көз»дә үз эшләрен күрсәтәчәкләр. Мәскәүгә Татарстан укучысы да барачак.

 «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы 2019 елның 1 апрелендә башланды. Аны оештыручылар-инновацияләргә ярдәм фонды, аграр югары уку йортлары ассоциациясе, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Конкурсның читтән торып үткәрелгән этапларында 18 меңнән артык авыл укучысы катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 3463 укучы, аграр югары уку йортларының 9 мәйданчыгында узган төбәк этапларында 1800 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International