Яңа уку елында Татарстан укучылары эчтәлеге һәм тиражы буенча уникаль булган финанс грамоталылыгы буенча уку әсбаплары комплекты ярдәмендә финанслар турындагы фәнгә төшенү мөмкинлегенә ия булачак. Татарстанга 4-11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен 550 мең укыту комплектлары бүленеп бирелгән.
Уку әсбапларын һәм финанс грамоталылыгын укыту методикаларын тәкъдир итү 14 октябрьдә Казанның 18 нче мәктәбендә (Мөштәри ур., 6 нчы йорт, 9.50 сәгатьтә башлана) ачык дәрес кысаларында узачак.
Бу Россия Финанс министрлыгыннан финанс грамоталылыгы буенча методик комплектларының (УКК) эшләнеп беткән икенче чыгарылышы. Аның үзенчәлеге-11,5 миллион данәдән артык тиражны үз эченә алган тиңдәшсез зур тираж. Бу бүгенге Россиядә мәктәп дәреслекләренең иң зур бер тапкыр бирелә торган тиражы. Чагыштыру өчен: 2018 елда Россиядә "Икътисад. Икътисад фәннәре. Сәүдә" күргәзмәсе кысаларында 3 млн. 915 мең данә китап чыгарылган, ә гомуми тираж, мәсәлән, узган ел 5 млн.655 мең данә тәшкил иткән (Россия Китап палатасы мәгълүматлары).
Барлык уку әсбаплары белем бирү оешмаларына бушлай бирелә.