Алабугада өч телдә белем бирәчәк "Йолдызлык” балалар бакчасы

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Алабуга шәһәренең “Колосовка” микрорайонында  40-нчы номерлы “Йолдызлык” балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылышы ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев катнашында узды. Балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән, ул полилингваль комплексның бер өлеше булып тора, тәрбияләнүчеләрне укыту берничә телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Балалар бакчасы мөдире Миләүшә Әдиуллина штатка инглиз яки татар телләрен камил белгән тәрбиячеләрне кабул иттеләр, дип сөйләде. Төшке ашка кадәр инглиз телендә, ә төштән соң татар телендә белем алырга планлаштыралар. Тәнәфестә тәрбиячеләр рус телендә дә сөйләшәчәкләр. Тәрбияләнүчеләрнең күбесе ясле яшендәге балалар, бер яшьтән өч яшькә кадәр  - барлыгы 120 кеше булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International