Хезмәт министрлыгы чыгарылыш укучыларының хезмәт хакын күзәтеп торачак

1 ноябрь 2019 ел., җомга

Киләсе елдан Россия Хезмәт министрлыгы югары уку йортларын, көллиятләрне һәм техникумнарны тәмамлаучыларның язмышын күзәтеп тора башлаячак - икътисадның кайсы өлкәләренә эшкә киткәннәр, күпме акча эшлиләр. Аларның карьера траекториясен уку тәмамланганнан соң берничә ел дәвамында күзәтәчәкләр.

Әмма бу һәркем зур күзәтү астында була дигән сүз түгел. Күзәтүләр деперсонификацияләнәчәк.

Мониторингны Россия Хезмәт министрлыгы Рособрнадзор, Россия Пенсия фонды (ПФР) һәм Роструд белән берлектә формалаштырачак.

Хезмәт министрлыгында аңлатуларынча, мониторинг өчен мәгълүматның гамәлдәге чыганаклары файдаланылачак: мәгариф турындагы документларның федераль реестры (оператор - Рособрнадзор), гражданнарның хезмәт эшчәнлеге һәм вакансияләр турында мәгълүматлар ("Россиядә эш" сайты, оператор - Роструд).

Мондый сервис ни өчен кирәк? Хезмәт министрлыгында аңлатуларынча, ул хезмәт базарындагы вәзгыять турында хезмәткәрләрнең һәм эш бирүчеләрнең мәгълүматлылык дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәк; абитуриентлар белән аңлашу өчен, кемгә яхшырак укырга, хезмәт базарында һәм мәгариф өлкәсендә үлчәнгән дәүләт сәясәте формалаштыру өчен, чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруның нәтиҗәлелеген арттыру өчен кирәк.

Мониторинг нәтиҗәсе булып аналитик хисаплар булачак. Аларның беренчесе якынча бер елдан соң барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования