"Россия-Культура" телеканалында "Созвездие-Йолдызлык. Республика байлыгы" фильмы премьерасы була

2019 елның 8 ноябре, җомга

10 ноябрьдә 12:50 сәгатьтә "Россия-Культура" телеканалында "Созвездие-Йолдызлык. Республика байлыгы" документаль фильмы премьерасы тәкъдим ителәчәк. Ул Татарстанның күпмилләтле мәдәниятенә, "Созвездие-Йолдызлык"  Татарстан Республикасы эстрада сәнгатенең ачык яшьләр телевизион фестиваленә багышлана.

 Картинаның авторы һәм режиссеры - Евгений Безбородов. Фильм Казанның мәдәният учреждениеләрендә генә түгел, Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында да 60 көн дәвамында төшерелгән.

"Созвездие-Йолдызлык. Республика казаныш" проекты кысаларында "Россия-Культура" телеканалында күрсәтеләчәк, шуннан соң аны Татарстан телеканалларында да, шулай ук интернетта "Созвездие-Йолдызлык" фестивале сайтында да карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International