Татарстан укытучылары функциональ белем буенча семинарлар сериясендә катнашачак

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

14-15 ноябрьдә Казанда Казан федераль университеты базасында (Бутлеров ур., 4 йорт - КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты бинасы) Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы белгечләре һәм укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм бәяләү өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар укытучылар өчен методик укыту семинарлары уздырачак.

«Төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру кысаларында укучыларның формалашкан функциональ грамоталылыгын сормалаштыру һәм бәяләү методологиясе» Семинары Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Новосибирскида узачак.
Анда катнашырга мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары, квалификация күтәрү оешмалары вәкилләре, мәктәп директорлары һәм укытучылар чакырыла.
Казан федераль университетында үткәрелгән семинарда Волгоград, Киров, Пенза, Ростов, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләре, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкессия, Чечня, Краснодар, Пермь, Ставрополь крайлары, Башкортстан, Дагыстан, Калмыкия, Марий Эл, Мордовия, Төньяк Осетия-Алания, Удмуртия һәм Чуашстан республикалары вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International