Менделеевск шәһәре Балалар иҗат үзәгендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ватан тарихын белүче» дип исемләнгән республикакүләм интеллектуаль турнир узды.
Турнирда шәһәрнең алты мәктәбе – 1нче гимназия, 3, 4, 7нче мәктәп командалары катнашты.
Ул өч этаптан торды. Сорауларга җавап бирү өчен катнашучыларга Бөек Ватан сугышы чорында булган драматик һәм героик вакыйгаларны искә төшерергә туры килде.
Интеллектуаль ярыш нәтиҗәләре буенча 1 нче гимназия һәм 4 нче мәктәп командалары иң яхшылары дип табылды.