Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивале узачак

2019 елның 22 ноябре, җомга

22 ноябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонетлы мәктәп укучылары  фестиваленең гала-концерты узачак.
Фестиваль "2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында киләсе номинацияләр буенча үткәрелә: хореография, вокал һәм халык иҗаты. Фестивальдә 1-11 сыйныф укучылары төрле яшь төркемнәрендә катнаша: 1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар һәм 9-11 сыйныфлар.
Фестивальгә 115 заявка кабул ителде, 26 муниципаль районнан меңнән артык бала зона турларында катнашты. Фестивальнең зона этаплары Әлмәттә, Яр Чаллыда һәм Казанда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International