Казан федераль университетының Алабуга институты базасында мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең "Заманча тенденцияләр һәм мәктәпкәчә белем бирүнең үсеше перспективалары" дип аталган II Бөтенроссия Форумы узды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга җәмгыять үсешенең хәзерге шартларында мәдәни тәрбия бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Чарада Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка субъектларыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм тәрбиячеләре катнашты.