Лениногорск педагогы "Йөрәгемне балаларга бирәм – 2019" Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

2019 елның 23 ноябре, шимбә

21 ноябрьдә Пензада өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең "Йөрәгемне балаларга бирәм – 2019" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль финал этабы тәмамланды.

Санкт-Петербургтан "Петровская Акватория" музей-макетын үстерү директоры Ольга Масленникова абсолют җиңүче дип табылды.  Кичә конкурс жюрие тагын җиде номинациядә җиңүчеләрне билгеләде.

"Табигый-фәнни" номинациясендә Лениногорск районы Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Альбина Дәүләтшина җиңүче булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International