29 ноябрьдә Мәскәүдә «2019 елда «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру йомгаклары» Бөтенроссия конференциясе узды.
Чарада РФ мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина катнашты. Конференциядә доклад белән чыгыш ясап, Синюгина 2019 елда мәктәпләрне модернизацияләү федераль проектында 239 мәгариф оешмасы катнашуын хәбәр итте.