Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышының төп темасы - үсеп килүче буынны патриотик һәм милли-мәдәни тәрбияләү

2019 елның 6 декабре, җомга

5 декабрьдә  Казан Кремлендә Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чара республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. 

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Президенты Эчке эшләр Идарәсенең  Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләре белән эш итү департаменты башлыгы Юрий Шевяков катнашты.

Утырыш үсеп килүче буынны патриотик һәм милли-мәдәни тәрбияләү темасына багышланды. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында искәрткәнчә, бер ел элек Россия Федерациясе Указы белән 2025 елга кадәр РФндә дәүләт милли сәясәте стратегиясенә җитди үзгәрешләр кертелде. 

Шуннан бирле Татарстанда, билгеләнгән бурычлар һәм төбәк үзенчәлеген искә алып, зур эш башкарылды: Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру концепциясенең яңа редакциясе расланды, 2019-2021 елларда Стратегияне гамәлгә ашыру чаралары Планы расланды, дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру программасына үзгәрешләр әзерләнде. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Стратегиядә балалар һәм яшьләрдә гражданнарының милли, рухи-әхлакый кыйммәтләренә хөрмәткә, Россиянең күп милләтле тарихы өчен горурлыкка, патриотлыкка нигезләнгән милләтара аралашу культурасын формалаштыру буенча мөһим бурыч актуальләштерелде. 

Төрле дәрәҗәдәге белем бирү оешмаларының, яшьләр оешмалары, яшүсмерләр клублары, милли-мәдәни, дини оешмаларның потенциалы гаять зур, диде ТР Президенты.  

Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев, Бөгелмәнең 14 нче гимназиясе директоры Фәнис Гайнуллин чыгыш ясады.

"Татарстан Республикасында удмуртларның милли-мәдәни автономиясе" иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге турында башкарма директоры Марина Иванова сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International