Республика олимпиада үзәге рус теле һәм әдәбияты буенча мәктәп укучылары өчен укыту-тренировка җыены үткәрә

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

9-14 декабрь көннәрендә Республика олимпиада үзәге рус теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы алдыннан укыту-тренировка җыеннары үткәрә.
Җыенга республиканың төрле муниципаль берәмлекләреннән 8-11 нче сыйныф укучылары килде.
Муниципаль этапларда җиңүче һәм призёр булган мәктәп укучылары өчен КФУның ИФМК кафедрасы доцентлары һәм укытучылары «Корпусная грамматика», «Диалектология русского языка», «Толковые словари русского языка» темалары буенча лекцияләр үткәрә.  Җыеннар вакытында катнашучылар практик дәресләрдә белемнәрен тикшерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International