Казанда ике иҗади республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

2019 елның 13 декабре, җомга

11 декабрьдә Казанда В.И.Ленин исемендәге Мәдәни-ял комплексында республикакүләм патриотик юнәлештәге конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Әлеге конкурслар - А.В.Александров исемендәге “Мин сине яратам, Россия!” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр вокаль-музыкаль конкурсының һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында “Идел буе халыклары” республика фольклор фестиваленең республика этабы.
Бүләкләү тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина катнашты.
“Мин сине яратам, Россия!” хәрби-патриотик җырлар конкурсында җиңүчеләрне берничә номинациядә билгеләделәр: соло, вокаль ансамбльләр (дуэтлар, трио, вокаль төркемнәр), авторлык әсәре, иң яхшы хореографик номер. Конкурста 22 муниципаль берәмлектән, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 100 дән артык номер тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International