«Земский учитель» федераль программасының рәсми порталы эшләтеп җибәрелде

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Россиядә «Земский учитель» федераль программасының рәсми порталы эшләтеп җибәрелде. Укытучылар вакансиясе банкы туплана башлады. Татарстан мәктәпләреннән дә мөрәҗәгатьләр бар.

Вакансияләр банкы «Земский учитель» программасында катнашырга җыенучыларга һәркайсының үз ихтыяҗына карап, эш урынын сайлау мөмкинлеге бирә. Анда Россия Федерациясе субъектын, торак пунктын, мәгариф учреждениесен күрсәтә аласың. Шулай ук конкрет мәктәпне һәм нинди фәннән укыта алачагыңны да күрсәтү мөмкинлегең бар. Укытучы шулай ук үзенең яшәү урынының сайлаячак авыл мәктәбеннән күпме ераклыкта урнашкан булуын һәм үзенең атнасына ничә сәгать дәрес укыта алачагын күрсәтә ала. Шунысын да искәртик: «Земский учитель» программасында катнашу шартлары буенча авыл укытучысының атналык укыту сәгатьләре 18 сәгатьтән ким булмаска тиеш.

Татарстан Республикасы мәктәпләреннән барлыгы 63 вакансия урнаштырылган. Алар Арча, Әлки, Әлмәт, Апас, Алексеевск, Бөгелмә, Лениногорск, Чүпрәле, Кайбыч, Түбәк Кама, Ютазы, Теләче районнарыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International