Татарстанда инглиз теле буенча республикакүләм олимпиада узды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

15-18 гыйнварда инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде. Әлеге олимпиадада Татарстан Республикасының 41 муниципаль районыннан  6-11 сыйныфларда белем алучы 230 укучы катнашты. Инглиз теле буенча олимпиада  2 турдан торды.

Инглиз теле буенча мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан компетентлы жюри эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International