"Тере классика" фонды яшь укучыларның "Тере классика" халыкара конкурсының сыйныфта һәм мәктәптә сайлап алу этаплары башлануы турында игълан итте. Әлеге турлар 1 февральдә башлана, дип хәбәр итә фестивальнең оештыру комитеты.
Катнашу өчен гаризалар youngreaders.ru сайтында 1 февральгә кадәр кабул ителә.
"Тере классика" халыкара китап укучылар конкурсы масштаблы проект булып тора, аның максаты - балалар арасында укуны популярлаштыру һәм рус телле балалар интеллектуаль бергәлеге булдыру.