22 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.
Әлеге олимпиадада Татарстанның 20 районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 171 укучы катнашты.
Физика буенча Олимпиада 2 турда узды. Беренче теоретик турда катнашучылар мәсьәләләр чиште. Икенче турда алар катлаулы гамәли биремнәрне үтәп үз белемнәрен күрсәтте.
Физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабында Югары Ослан, Түбән Кама районнарыннан, шулай ук Казаннан, Яр Чаллыдан укучылар җиңүче булды.