1 февральдә Казанда беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул итү башлана

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Быел Казан мәктәпләрендә 21 меңгә якын беренче сыйныф укучысы белем ала башлаячак - узган ел белән чагыштырганда бу 1,8 меңгә күбрәк. Бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана Захарова беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә кабул итү тәртибе турында сөйләде. РФ Гаилә кодексының һәм «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның маддәләренә үзгәрешләр нигезендә, бер гаиләдә яшәүче балалар өчен абыйлары яки сеңелләре белем алган белем бирү учреждениесенә кабул итүгә өстенлекле хокук билгеләнгән. 

Быел мәктәпләрдә алты яшь ярымнан өлкәнрәк балаларны кабул итәләр. Беренче сыйныфка укырга керергә дәгъва кылучы башка яшьтәге балалар комиссия бәяләмәсе нигезендә кабул ителергә мөмкин, дип ассызыклады С.Захарова.

Мәктәп укучыларын исәпкә алу һәм аларны тигез бүлү өчен муниципаль гомуми белем бирү оешмалары ел саен шәһәрнең конкрет территорияләренә беркетелә. Микрорайоннар буенча мәгълүмат мәктәпләрнең рәсми сайтларында һәм KZN.RU порталында урнаштырылган.

Беренче сыйныфка керү өчен гаризалар ике этапта кабул ителә. 1-нче февральдән 30-нчы июньгә кадәр - мәктәп беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен. Гариза белән бергә ата-аналар баланың шәхесен таныклаучы документ, туу турында таныклык һәм әлеге микрорайонда яшәүне раслаучы документ тапшырырга тиеш.

Икенче этап - 1-нче июльдән 5-нче сентябрьгә кадәр - мәктәп беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен. Бу очракта ата-аналар бары тик үз паспортларын һәм баланың туу турында таныклыгын гына күрсәтәләр.

Беренче сыйныфка кабул итү турындагы боерык белән ата-аналар гариза тапшырганнан соң җиде эш көне дәвамында мәгълүмати стендларда һәм мәктәп сайтларында таныша алачаклар. Шулай ук әти-әниләрнең дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү мөмкинлеге дә бар. С.Захарова билгеләп үткәнчә, электрон гаризалар шундый ук тәртиптә каралалар, бу очракта ата-аналарга биш эш көне эчендә сайлап алынган учреждениегә документларның оригиналларын тапшырырга кирәк.

«Мәктәпкә кабул итү мәсьәләсендә бары тик буш урыннар булмау сәбәпле генә тискәре җавап бирергә мөмкиннәр. Бала кабул ителмәгән очракта ата-анага хзбәрнамә җибәрелә. Баланы башка гомуми белем бирү оешмасына урнаштыру мәсьәләсен алга таба хәл итү өчен ата-аналар яшәү урыны буенча Мәгариф идарәсенең район бүлегенә мөрәҗәгать итә. Мәгариф бүлекләре белгечләре өч көн дәвамында баланы якын-тирәдәге буш урыннар булган мәктәпкә билгеләргә тиеш», - дип аңлатты спикер.

«Соңгы 10 елда бала табуларның күбәюе нәтиҗәсендә беренче сыйныф укучылары саны арта. Хәтерлим әле, беренче тапкыр, балаларга көндәлекләрне бүләк итеп бастырганда, алар 11 меңгә якын иде. Бүгенге көндә без инде 21 меңгә якын бала көтәбез. Моңа кадәр мондый күләмдә балалар кабул ителмәгәнлектән, бу эшне дөрес итеп оештырырга кирәк», - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаровка, шулай ук район администрацияләре башлыкларына, Мәгариф идарәсенә, район прокурорлары белән берлектә, беренче сыйныф укучыларын кабул итү процессын контрольгә алырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International