Рөстәм Миңнеханов Казан инновацион университетының яңа кампусында булды

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда В.Г.Тимирясов ис. Казан инновацион университетының (КИУ) яңа кампусында булды.   

Объект 2018 елның августында төзелә башлаган. Интерьер хәл ителешләрен университет студентлары үзләре эшләгән. Яңа корпуста студентлар өчен тулай торак, «ТАССРның 100 еллыгы» коворкинг-үзәге, аудиторияләр, спортзал һәм конференц-зал урнашкан.  

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов өчен экскурсия уздырдылар.

Аннары Рөстәм Миңнеханов тулай торак бүлмәләрен карап чыкты. Студентларны монда киләсе атнада урнаштыра башлаячаклар. Бүлмәләрнең берсендә Рөстәм Миңнеханов Колумбиядән килгән студентлар белән сөйләшеп торды, алар татар телен белүләрен күрсәттеләр.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты спорт залда булды, Казан инновацион университеты студентларының спорттагы казанышлары белән танышты.

Коворкинг-үзәктә Рөстәм Миңнехановка КИУ студентлары гамәлгә ашыручы проектлар турында сөйләделәр.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка яшьләрнең игътибарын республика сәнәгате тарихына җәлеп итү өчен эшләнгән «ТАССР – Татарстан Республикасы сәнәгате флагманнары» тематик викторинасын тәкъдир иттеләр. 

Студентлар белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов үзенең Казан авыл хуҗалыгы институтында узган студент елларын искә төшерде. Аерым алганда, ул уку корпусының һәм тулай торакның шәһәрнең ике читендә урнашкан булуын сөйләде. «Башта троллейбуста, аннары трамвайда бара идек», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, тулай торакта яшәгән чор аның хәтерендә күркәм эзләр калдырган. «Мин тулай торакта биш ел яшәдем һәм рәхәтләнеп. Тулай торак аерым мохит иде. Әлбәттә, катлаулылыклар да бар иде, әмма мин алар турында искә алмыйм. Иң мөһиме – аралашу», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, югары мәктәп студентларга белемнәр генә биреп калмый, ул бер-берең белән хезмәттәшлек итәргә дә өйрәтә. «Читтән торып укыганда бу аралашу җитми. Эшләгәндә төрле юнәлешләрдә үзегезне сынап карагыз. Мәсәлән, мин инженер-механик, инженер-энергетик булып эшләп өлгердем, кулланучылар кооперациясе системасында да хезмәт иттем, райпо рәисе булып, райбашкарма комитеты рәисе булып та эшләдем. Кешеләр белән эшләгәндә һәр этап кирәкле», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Азакта Рөстәм Миңнеханов импровизацияләнгән зачет кенәгәсенә имза салды һәм студентлар белән фотога төште. Татарстан Республикасы Президентына истәлек итеп университет эмблемасы төшерелгән куртка бүләк иттеләр. 

Бүген Рөстәм Миңнеханов барлык республика министрлыклары һәм Татарстан Республикасындагы федераль ведомстволар җитәкчеләренә үзләре укыган югары уку йортларында һәм тулай торакларында булырга, студентлар белән әңгәмә корырга, аларның проблемалары хакында фикер алышырга һәм аларны хәл итү юлларын эзләргә тәкъдим итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International