Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Федераль балалар экология-биология үзәге Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән берлектә “Подрост” бөтенроссия конкурсын үткәрә. Ул өч этапта уза: төбәк, федераль читтән торып һәм финал. Конкурста катнашу өчен 14-18 яшьлек мәктәп укучылары, 16-21 яшьлек һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, шулай ук мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре (өстәмә белем педагоглары, урман хуҗалыгы һәм табигатьне саклау оешмалары белгечләре) чакырыла.