Рафис Борһанов Арчада үзе укыган мәктәп укучылары һәм укытучылары белән очрашты

2020 елның 14 феврале, җомга

ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Арчада үзе укыган В. Ежков исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашты. 

«Ел саен без, мәгариф органнары җитәкчеләре, мәктәпләргә Бердәм дәүләт имтиханнары турында сөйләшергә чыгабыз. Бүген 9, 10, 11 сыйныфлар белән сөйләшү өчен җыелдык. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та безне үзебез тәмамлаган мәктәпләргә ешрак чыгарга өнди. Монда тирән мәгънә бар. Укучылар күрә: шушы ук стенадан чыккан гади балалар производстволарда, республикада, илдә җитәкчеләр була», — ди министр.

Ул Татарстаннан федераль масштабтагы җитәкчеләр дә шактый булуын искәртте. «Якын арада ил Хөкүмәте составында тагын бер якташыбызны күрербез дип көтелә», — дигән серне дә ачты.

Рафис Борһановтан БДИны былтыр күпме кеше тапшырганы турында да сорашканнар. «Былтыр 17 мең кеше БДИ тапшырды, быел күбрәк булыр дип көтәбез. Төп дәүләт имтиханын 37 мең укучы тапшырды, күбрәге һөнәри белем системасына китә. Без бу пропорция үзгәрер, 10 сыйныфка баручылар артыр дип көтәбез», — диде.

Министр сүзләренчә, имтиханнар системасы елдан-ел яңара, камилләшә. «Бу юл әле берничә ел дәвам итәр, чөнки мәгариф системасы шактый инерт. Бүген модалы күренгән һәр нәрсә дә 3-5 елдан алай калмый», — диде.

«Үзебез укыган мәктәптә булганда, күпкә җаваплырак булып, сүзне үлчәп, ачыктан ачык сөйләргә тырышабыз. Безне тыңлап утырган балаларга дөрес киңәш бирергә тырышабыз», — диде Рафис Борһанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International