Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Төп дәүләт имтиханы-2020дә катнашу өчен гаризалар тапшыру вакытын озынайтты. Элек тугызынчы сыйныф укучылары 1 мартка кадәр гариза бирә ала иде. Хәзер әлеге вакытны тагын бер көнгә - 2 мартка кадәр озынайттылар.
- 2020 елда 1 март - ял көне булганга, гаризаларны кабул итү тәмамлану көне аның артыннан килүче икенче эш көне - 2 мартта булачак, - дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев. - Тиешле хатны без төбәкләргә җибәрдек.