Казанның дзюдочы студенты начар ишетүчеләр спорты буенча Россия чемпионы булды

2020 елның 14 феврале, җомга

КНИТУ-КАИның беренче курс студенты Александр Садовников начар ишетүчеләр спорты буенча Россия чемпионы булды – ул дзюдо буенча 66 кг авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Апрель аенда спортчы Парижда начар ишетүчеләр спорты буенча дөнья чемпионатында Россия данын яклаячак.

Александр Садовников КНИТУ-КАИның мөмкинлекләре чикләнгән затларны һәм инвалидларны Һөнәри тернәкләндерү буенча укыту-тикшеренү һәм методик үзәгендә укый. Аның сүзләренә караганда, университетта уку һәм даими тренировкалар өчен барлык шартлар да тудырылган. «Җиңүемә бик шатмын! Хәзер бераз ял итәргә һәм күнегүләрне дәвам итәргә кирәк, чөнки алда финал!», – дип планнары белән уртаклаша Александр.

7-10-нчы февральдә Яшел Үзәндә узган начар ишетүчеләр спорты (дзюдо) буенча Россия чемпионатында илнең 28 төбәгеннән 150 спортчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International