Рафис Борһанов укучыларны дистанцион укытуга күчерү буенча актуаль сорауларга җавап бирде

2020 елның 27 марты, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән дистанцион укуга күчкәндә барлыкка килүче мәсьәләләр буенча   киңәшмә уздырды.
ВКС режимында Рафис Борһанов җитәкчелегендә көн саен уздырыла торган киңәшмәләр вакытында мәгариф идарәләре җитәкчеләре, уку йортлары директорлары үз чыгышларында белем бирү оешмаларында Интернет челтәренә керү мөмкинлегенең җитәрлек булмавын билгеләп үттеләр.

"Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән килешенгәнчә, без муниципалитетларга Интернет челтәренә керү тизлеге буенча мәгълүмат турында оператив сорау җибәрдек. Муниципалитетларга өстәмә рәвештә Интернет челтәренә керүне оештыру һәм файдалану тизлеге буенча техник мәсьәләләрне хәл итү өчен «Таттелеком» компаниясенең район электр элемтәсе үзәкләренә мөрәҗәгать итү кирәклеге турында хат юлланды. «Таттелеком» бу өлкәдә ярдәм күрсәтәчәк. Хәзер муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре җитәкчеләренә бергәләп эшләүне дөрес итеп оештыру мөһим», - дип билгеләп үтте үз чыгышында министр.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Дәүләт интеграцияләнгән телекоммуникацияләр системасы кысаларында Интернет-ресурсларга керү чикләнгән булуын да билгеләп үттеләр.

Татарстан Республикасы педагогик бергәлеге дистанцион укытуны һәм материалларны әзерләүне оештырганда социаль челтәрләргә, шулай ук Google, Skype, YouTube кебек сервисларга һәм хәзерге вакытта гамәлдәге инфраструктура масштабларында ябык булган башка шундый ук ресурсларга ихтыяҗ булуын белдерде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы хәзерге вакытта әлеге мәсьәләләрнең хәл ителү стадиясендә булуын әйтте.
Рафис Борһанов белем бирү процессында катнашучыларның барысы - ата-аналар, педагоглар һәм балалар белән дистанцион белем бирүнең үзенчәлекләрен аңлату буенча активрак эшләргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International