Казанда Мэр карары буенча ташламалы категорияле 24,5 мең укучы азык-төлек җыелмаларын бушлай алачак

2020 елның 3 апреле, җомга

Казанда укучыларның ташламалы категориясе, шулай ук дистанцион уку чорына сәламәтлеге чикләнгән укучылар шәһәр бюджеты хисабыннан җыелмалар белән тәэмин ителәчәк. Мәктәпләргә азык-төлекне 3-нче апрельдә кайтара башлыйлар. Мондый карар Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан кабул ителде, ул бүген Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булды һәм мәктәпләр өчен җыелмаларны формалаштыруны контрольгә алды.

Казан Мэры ассызыклаганча, катлаулы чорда мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү бик мөһим. «Моңа кадәр мәктәп укучыларының ташламалы категориясе шәһәр бюджеты хисабыннан уку оешмаларында төшке аш ашый иде, без каникул һәм дистанцион уку чорында әлеге тәҗрибәне дәвам итәргә кирәк, дип хәл иттек. Бу ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ гаиләләр өчен зур ярдәм», - диде И.Метшин.

Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина сөйләгәнчә, складларда әлеге категория мәктәп укучылары өчен 123 тонна азык-төлек әзерләнгән. Азык-төлек җыелмасына макароннар, сыер итеннән кәтлитләр, дөге, шикәр, ак май, көнбагыш мае, сок, куертылган сөт керә. Мондый азык-төлек җыелмалары белән аз керемле гаиләләрдән 24 мең 481 укучы тәэмин ителәчәк. Илсур Метшин ярмалар һәм бакалея продуктлары урнаштырылган складта булды, азык-төлек җыелмалары әти-әниләргә ничек тапшырылачагы белән кызыксынды. «Складтан азык-төлек шәһәрнең 163 мәктәбенә җибәреләчәк, анда уку йортлары хезмәткәрләре аларны әти-әниләргә тапшырачак», - дип сөйләде Р.Мөхәммәтшина.

Шәһәр башлыгы, җыелмалар төзегәндә, ата-аналарның фикерен исәпкә алу мөһим, дип билгеләп үтте. «Үзизоляция режимын озайткан очракта кайбер ризыкларның төрләрен, аерым алганда кәтлитләрнекен алыштырырга кирәк. Шуңа күрә ата-аналар белән элемтәне сакларга, аларның фикерен белергә кирәк», - диде И.Метшин.

Азык-төлек җомга һәм шимбә мәктәпләргә китереләчәк, анда ашханә хезмәткәрләре һәр укучы өчен җыелмалар формалаштырачак. Җыелманың составы департамент тарафыннан билгеләнгән, ә формалашу уку йорты администрациясе контролендә узачак. Хәзер ата-аналарның азык-төлек җыелмаларын алу схемасы турындагы мәсьәлә тиз арада хәл ителә, дип хәбәр иттеләр Мәгариф идарәсендә. Аның турында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкләр.

Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International