6 апрельдән вузларга дәресләрне читтән торып башлап җибәрергә тәкъдим иттеләр

2020 елның 3 апреле, җомга

Мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков Россия югары уку йортларына укуны 6 апрельдән, әмма дистанцион режимда, башлап җибәрергә тәкъдим итте.

«Студентлардан һәм укытучылардан үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне һәм социаль элемтәләрне минимальләштерергә өндәүне сорыйм. Сез җәмгыятькә хәзерге вазгыятьтә үзеңне ничек тотуда шәхси үрнәк күрсәтергә тиеш», - диде ул матбугат хезмәте аша.

Югары уку йортлары каникулга 5 апрельгә кадәр киткән иде. Путин бу режимны 30 апрельгә кадәр озайтты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International