Э.Фәттахов: “Ана теле” онлайн мәктәп проекты 2014 елның 1 гыйнварена тулысынча эшләнеп тапшырылачак”

2013 елның 8 феврале, җомга
Татар теленә дистанцион өйрәтү юнәлешендәге “Ана теле” онлайн мәктәп проекты 2014 елның 1 гыйнварена тулысынча эшләнеп тапшырылачак. Проектның 9 дәрәҗәсе дә кулланучыларга тәкъдим ителәчәк. Әлеге 9 дәрәҗәне дә узган тел өйрәнүчеләр татар телен камил белүчеләр дип саналачак. Шунысы кызыклы: беренче дәрәҗәне узмыйча – биремнәр тапшырмыйча, икенчесенә үтеп булмый. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистлар белән очрашу вакытында белдерде.
Агымдагы елның 1 февраленнән әлеге проектка htpp://anatele.ef.com буенча урнашкан адрес белән беренче 10 мең кулланучыга керү мөмкинлеге тудырылды. Бүгенге көндә анда 800ләп кеше теркәлгән. 1 гыйнвардан татар теле белән кызыксынучылар өчен әлеге проект тест режимында эшли башлаган: телнең нигезләрен (беренче дәрәҗә) өйрәнергә мөмкинлек ачылган. Ул чакта 150ләп кулланучы теркәлгән булган. Министр билгеләп үткәнчә, аз гына вакыт узуга карамастан, онлайн мәктәп турында яхшы фикерләр килгән. Проектның корылышы фикер алмашу мөмкинлеге бирә. Бу үз чиратында “Ана теле”н камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Гомумән алганда, агымдагы ел онлайн мәктәпне шомартуга, яхшыртуга корылган.
Шунысы кызыклы: әлеге проект ярдәмендә татар телен милләттәшләребез генә түгел, башка халык вәкилләре дә рәхәтләнеп өйрәнә алачак. Моңа рус, инглиз версияләре мөмкинлек бирә. Министр “Ана теле”н Россия, дөнья күләмендәге зур вакыйга дип атый. Билгеле: аңа, республикада яшәүчеләрдән бигрәк, Татарстаннан чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүчеләр өчен, ихтыяҗ зур. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, Education First компаниясе һәм Татарстан укытучылары, фән эшлеклеләре эшли торган проекттан теләге булган һәркем дөньяның теләсә кайсы почмагыннан кереп, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында файдалана ала.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Ана теле”н эшләү турындагы килешүне Education First компаниясе белән укытучыларның традицион август киңәшмәсе вакытында төзегән иде. Компания, үзенең белем бирү өлкәсенә инновацион технологияләрне кертү буенча күпьеллык тәҗрибәсен кулланып, татар телен өйрәнү өчен методология һәм техник базаны эшләгән. Яр Чаллыдан филология фәннәре докторы Фәйрүзә Тарасова җитәкчелегендәге эшче төркем проектның эчтәлек ягын кайгырткан. Нәтиҗәдә “Ана теле” грамматика, лексика, фонетика һәм сөйләм теленә өйрәнү өчен дәресләр белән баетылган, видеофильмнарга, аудиороликларга зур урын бирелгән. Экспертлар фикеренчә, мондый төрдәге проект Россия һәм БДБ илләренең башка халыклары туган телләрен өйрәнү өчен дә җирлек була ала. Аны тормышка ашыручылар фикеренчә, “Ана теле” – телне дөнья күләмендә дәүләт программалары ярдәмендә өйрәтү өлкәсендә яңа сулыш. Бу программа тулы бер халыкны гына берләштереп калмыйча, чит тел буларак та башкаларда да кызыксыну тудырырга сәләтле.
Хәзергә әлеге проект ярдәмендә республиканың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү бурычы куела. “Ана теле” кысаларында татар теленең тулы бер терминологиясен эшләү дә күз алдында тотыла.
Проектны эшләүчеләрнең планнары зурдан: 9 дәрәҗәне (аның һәркайсы 8 бүлектән тора) эшләп тапшыргач, “Ана теле”н тагын да үстерү теләге бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International