Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар татар теле буенча имтиханны киләсе елда бары тик яңа формада гына тапшыра алачак
2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
Быел Татарстанның гомуми белем бирүче учреждениеләренең 9 нчы сыйныфын тәмамлаучылар, мәҗбүри предметларның берсе саналган татар теле буенча имтиханны яки Дәүләт (йомгаклау) аттестациясен (ГИА) ике юл белән тапшыра алачак. Билгеле булганча, имтихан тапшыруның традицион формасыннан тыш, яңа ысулы былтыр гамәлгә кертелгән иде. Киләсе елга исә татар теле буенча имтихан, рус теле һәм математика кебек үк, бары тик яңа формада гына үткәреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында, 2013 нче елда Бердәм дәүләт имтиханын һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру үзенчәлекләренә багышланган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Туган телдә белем алучы мәктәп укучылары өчен традицион форма инша элементлары белән изложение язудан гыйбарәт булачак. Гомуми белем бирүче учреждениеләренең рус теле укытылган татар төркемнәрендә имтихан диктант яки изложение (сайлап алып була) рәвешендә узачак. Рус сыйныфларында белем алучылар билетлар буенча телдән имтихан тапшырачак. Яңа форма дигәндә, ТР Дәүләт имтихан комиссиясе катнашында белемгә бәйсез бәя бирү механизмнарын куллану күздә тотыла. Бу очракта стандартлаштырылган форма биремнәре – федераль педагогик үлчәнешләр институты тарафыннан эшләнгән контроль-үлчәү материаллары (КИМ) файдаланылган язма имтихан турында сүз бара. Яңа формада сынау Бердәм дәүләт имтиханы схемасы буенча үтә, ягъни имтихан үткәрү пунктларында җәмәгать күзәтүчеләре катнашында.
“Быел укучыларга традицион һәм яңа форманы сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Былтыр яңа форма гамәлгә кертелгәч, шау-шу кубып алган иде. Әмма бу урынсыз дип әйтергә кирәк, чөнки үзгәреш фәкать шул яңа алым өстәлүдән генә гыйбарәт булды”, - дип белдерде Данил Мостафин. Аның сүзләреннән аңлашылганча, узган елда имтиханның яңа формасы шактый шома узган, укучылар яхшы күрсәткечләргә ирешкән, шуңа күрә хафаланырга кирәкми. “Яңа формага күчү мәшәкатьләре ата-ана һәм укучы өчен проблема тудырмый, киресенчә, аның мәшәкатьләре мәгариф системасы өстенә төшә. Ул кадрлар да, билгеле бер финанс чыгымнарын да таләп итә”, - дип билгеләп узды Данил Мостафин.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз