Татарстанның унынчы сыйныф укучылары хәрби әзерлек буенча биш көнлек җыеннарга китәчәк

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Татарстанда унынчы сыйныф укучыларын хәрби әзерлек буенча биш көнлек җыенга җибәрәчәкләр. Бу хакта ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте. Республикада узган елда яшүсмерләр өчен хәрби-патриотик клублар саны 153 тән 174 кә кадәр арткан. Алар һәр муниципалитетта бар, аларда өлкән яшьтәге 14 меңнән артык бала шөгыльләнә.

Моннан тыш, министр соңгы өч елда Түбән Кама, Чистай һәм Казанда “Авангард” яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүнең өстәмә өч үзәге ачылуын искәртте.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин карары белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International