Бу хакта Дәүләт Думасының фән һәм югары белем комитеты утырышында Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев белдерде.
"Бездә булган расписание яңадан расланачак, хәзер төбәкләр белән килештерү һәм эшләп бетерү бара, - дип “РИА Новости” Музаевның сүзләрен китерә. Апрель ахырына кадәр барысы да яңа графикны күрер дип уйлыйм".
Хәзер Бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда бирү этабы бара, әмма элегрәк ведомствода хәбәр итүләренчә, яңадан бирү көннәре төп чор ахырында гына каралачак.
Хәзерге вакытта БДИның төп чорын башлау 23 майга планлаштырылган.