Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның Укытучылар көне белән котлавы

2013 елның 5 октябре, шимбә
Хөрмәтле мөгаллим һәм мөгаллимәләр!
Хөрмәтле хезмәт ветераннары!
Гыйлемгә, рухи, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләргә ия булган олуг затлар! Сез язмышыгызны кешеләргә мәгърифәт өләшү дигән изге хезмәт белән бәйләгәнсез. Укытучы һәрвакыт югары рухи көч, эрудиция, зыялылык һәм иҗади януның үрнәге булды. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – зирәк остазларыбыз чәчкән орлыклар.
Белем бирүнең дәрәҗәсе шәхеснең тормыштагы уңышларын, тулаем алганда, илебезнең динамик үсешен билгели. Сез – һәр баланы шәхес итеп тәрбияләүче, ил һәм милләт гаме белән янучы иң кирәкле, фидакарь һәм иң җаваплы һөнәр ияләре. Сезнең ярдәмегез белән меңнәрчә балалар белем серләренә төшенәләр, бәһасез тормыш тәҗрибәсе туплыйлар, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары, олимпиадаларында җиңүләр яулыйлар, илебезнең алдынгы уку йортларына укырга керәләр. Илебезнең киләчәге, аның чәчәк атуы һәм көче – Сезнең ышанычлы кулларда!
Бүгенге матур һөнәри бәйрәмегез көнендә Сезгә олы, риясыз хезмәтегез, Татарстан Республикасында мәгарифне үстерүгә керткән ифрат зур өлешегез, талантлы һәм сәләтле балалар әзерләүдә куйган көчегез, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүегез өчен ихлас олы рәхмәтемне белдерәм. Һәрбарчагызга нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхет, иминлек һәм бәйрәмчә күңел күтәренкелеге телим!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры   Э.Н. Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International