Казанда Туган телләр форумы кысаларында татар теле буенча XI Халыкара олимпиада ачылды

2024 елның 19 апреле, җомга

Форум кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиадага йомгак ясала.

I. Татар теле буенча XI Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы 2024 елның 17 апреленнән 20 апреленә кадәр Казан шәһәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узачак.

Олимпиадада  Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре белем бирү оешмаларының 8 - 11 сыйныф укучылары (татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар)  225 кеше,  чит ил укучылары һәм студентлары (КФУ порталында татар теле буенча Интернет-тест нәтиҗәләре буенча һәм дистанцион әңгәмә)  5 илдән 8 кеше (Әзербәйҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркия), Россия Федерациясе субъектларының 27 белем бирү оешмаларының һәм якшәмбе мәктәпләренең 8 - 11 сыйныф укучылары (агымдагы уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар) 165 кеше (Башкортостан , Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия Республикалары, Мәскәү шәһәре, Әстерхан, Киров, Курган , Түбән Новгород, Омск, Пенза өлкәләре, Пермь крае, Самара, Саратов, Свердловск, Төмән өлкәләре, Ульяновск өлкәсе, Ставрополь крае, Новосибирск крае, Иркутск , Томск өлкәләре) катнашалар.  Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары студентлары (КФУ порталында татар теле буенча Интернет-тест нәтиҗәләре һәм дистанцион әңгәмә нәтиҗәләре буенча) - 34 кеше.

Анда катнашучылар өчен Казан шәһәренең истәлекле урыннарын, Милли музейны, Габдулла Тукай музеен, Шәриф Камал музеен карау каралган. Әйдәп баручы татар театрлары: Галиәсгар Камал , Кәрим Тинчурин исемендәге театрлар спектакльләрен карау, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре белән очрашулар каралган.

Олимпиадада катнашучыларны озатып йөрүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Казан шәһәренең мәгариф оешмаларында мастер-класслар планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International