Рус телле һәм чит ил конкурсантлары бөек шагыйрьнең шигырьләрен татарча укыдылар. Анда катнашучылар шулай ук Габдулла Тукай шигырьләренең удмурт, мари, чечен, инглиз, рус, төркмән, төрек һәм әрмән телләренә тәрҗемәләрен укып күрсәттеләр. Конкурста катнашучыларның кайберләре шагыйрьгә багышланган үз әсәрләрен укыды. Г.Тукай иҗаты буенча фәнни-иҗади проектлар аерым номинация белән бәяләнде.
Конкурсның максаты - сәләтле студентларны һәм укучыларны ачыклау, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерү һәм гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру, шулай ук туган телне, әдәбиятны һәм мәдәниятне саклап калу һәм популярлаштыру. Җиңүчеләргә 1, 2 һәм 3 нче дәрәҗә дипломнар тапшырылды.
Искәртеп узабыз, 26 апрельдә бөек Тукайның тууына 138 ел тула.