Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Эшкуарлыкка ярдәм фонды карамагындагы «Минем бизнес» үзәге Россия венчур форумы күргәзмәсендә (РВФ) «Студентлар стартабы» программасында 6 җиңүче проектын күрсәтәчәк. Исегезгә төшерәбез, программаның җиңүчеләренә проектларны гамәлгә ашыру барышында консультация һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтелә.
Күргәзмәдә катнашучылар тарафыннан төзелеш, медицина, сәнәгать өлкәсендәге проектлар тәкъдир ителәчәк.
Конкурста сайлап алу Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан ел дәвамында этаплап уздырыла. Ике ел эчендә Татарстаннан 442 проект җиңүчеләр булды, аларга финанс ярдәме бирелә.
Консультацияне «Мой бизнес» үзәгендә алырга була: 8-843-222-90-60.