Казан гимназиясе укучылары "Саннар дәресе"ндә медицинада квант технологияләре белән таныштылар

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы саннар министры урынбасары Булат Габдрахманов Казанның 179 нчы гимназиясе укучылары өчен «Саннар дәресе» үткәрде, аның барышында укучыларга медицина өлкәсендә квант технологияләрен куллану, шулай ук физика, биология һәм химия кушылган  киләчәк һөнәрләре турында сөйләде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа «Саннар дәресе» ике блоктан тора: кече, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен уку фильмыннан һәм тренажерлардан. Фильмның төп герое - физика һәм биология белән мавыккан укучы - ул ике фәнне дә берләштерергә мөмкинлек бирәчәк һөнәр сайларга тели һәм нәтиҗәдә микрогаләм буйлап сәяхәткә китә.

Россия галимнәре аны квант исәпләүләрен кулланучы һәм нәтиҗәле дарулар ясарга, вируслар белән көрәшергә, баш мие структурасын тикшерергә, ДНК структурасын шифрлаштырырга мөмкинлек бирүче яңа технологияләр белән таныштыра. "Саннар дәресе" проекты РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан 2019 елда инициацияләнгән "Цифрлы икътисад" илкүләм проекты буенча үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International