Әлки районында опекун һәм попечитель гаиләләрендә балалар мәнфәгатьләрен яклау буенча түгәрәк өстәл уздырдылар

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

«Әлки муниципаль районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе» мәйданчыгында «Гаилә елына» багышланган чаралар циклы кысаларында «Опекун һәм попечитель гаиләләрендә балалар мәнфәгатьләрен яклау» темасы буенча түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар - Әлки районының опекун һәм попечитель гаиләләре - ятим балаларга торак бирү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүне вакытында кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл эшендә Әлки районы башкарма комитеты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, балалар йортларында тәрбияләнеп чыгучылар һәм башкалар  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International