Казанда әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасы тәмамланды

2024 елның 27 апреле, шимбә

Быел йомгаклау этабында Россиянең 88 төбәгеннән 331 укучы катнашты.

Олимпиадада 11 төбәктән 27 укучы җиңүче булды: Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Татарстан Республикасыннан, Краснодар һәм Ставрополь крайларыннан,  Владимир, Вологда, Ленинград, Мәскәү, Ростов, Свердловск өлкәләреннән.

Мәскәүдән килгән  9 сыйныф укучысы   Хоретоненко Елизавета, 10 сыйныфтан  Филатов Кира,  11 сыйныф укучысы Шершукова Мария абсолют җиңүчеләр булды.    

Призерлар -  126  укучы ,  алар 39 регионнан: Мәскәү, Санкт-Петербург,  Краснодар, Забайкальский, Пермь крайлары,  Архангельск, Әстерхан, Курган, Воронеж, Калининград, Ульяновск, Брянск, Мурманск, Мәскәү, Новосибирск, Оренбург, Омск, Тверь, Төмән, Томск, Чиләбе, Самара, Ростов, Саратов, Свердловск, Түбән Новгород, Новосибирск, Ярославль өлкәләре,  Адыгея, Башкортостан, Бурятия, Татарстан, Марий Эл республикалары, Удмуртия һәм Чуваш Республикасы "Сириус" федераль территориясе, Луганск Халык Республикасыннан.

Жюри составына 32 кеше керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International