«Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында ата-аналар өчен татар теле буенча олимпиада узды

2024 елның 27 апреле, шимбә

Бүген “Адымнар-Алабуга” полилингваль белем бирү комплексында ата-аналар өчен республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова катнашты.

 Алабугадан Габдуллина Елена  Гран-при яулады. Казан шәһәреннән Ләйсән Даутова - 1 урын, Лениногорск районының Кирлегәч авылыннан Җиһангирова Рәмзия  һәм Казан шәһәреннән  Сафина Гөлфия - 2 урын, Минзәлә шәһәреннән Абдуллина Ләйсән  һәм Нуриева Илсинә  Чаллыдан Вәлиуллина Айгөл 3 урын яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International