Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстанда кытай телен өйрәтүче югары уку йортларын атады

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Татарстанда кытай теле Казан федераль университетында һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында  укытыла.  Бу юнәлеш буенча әйдәп баручы уку йорты булып  беренчесе санала, диделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында. 

КФУда кытай телен 600 гә якын кеше өйрәнә. Бу "лингвистика", "көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика" кебек юнәлешләр буенча укучы бакалавриат студентлары. Икенче юнәлеш буенча укыту магистратурада  алып барыла.

Министрлык белгечләре мәгълүматлары буенча, кытай телен өйрәнү программаларын гамәлгә ашыручы югары уку йортлары исемлеген киңәйтү, шулай ук кабул итүнең контроль саннарын арттыру әлегә планлаштырылмый.

Быел  республиканың югары уку йортларында КХР ның 2,4 меңнән артык гражданы белем ала. Аларның күпчелеге  КФУда һәм Казан консерваториясендә укый.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International