Түбән Каманың балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә җылы бирелгән. Тик ремонт үткәрелә торган сигез бакча һәм ике мәктәпкә җылылы бирелмәгән. Бу хакта Советлар йортында узган эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, Түбән Кама районында барлыгы 97 бакча бар, шуларның 89ы җылытыла. Шулай ук, районда 68 мәктәп бар, шуларның икесе җылытылмый.