Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татар теленә өйрәтүче “Ана теле” он-лайн мәктәбе 2014 елның 1 февраленнән штат режимында эшли башлый
2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
Татар теленә читтән торып өйрәтүче “Ана теле” он-лайн мәктәбе 2014 елның 1 февраленнән штат режимында эшли башлый. Гыйнвар ахырында проектның сынау чоры тәмамлана. Әлеге проект белән КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты базасында оешкан, педагогика фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхуллова җитәкчелегендәге махсус үзәк идарә итәчәк. Үзәк үз эченә татар теленә дистанцион өйрәтү кабинетын, укыту-методик кабинетны ала. Бу хакта бүген Education First компаниясе белән берлектә оештырылган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин белдерде.
Билгеле булганча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Ана теле”н эшләү турындагы килешүне Education First компаниясе белән 2012 елда август аенда укытучыларның Мамадышта узган традицион август киңәшмәсе вакытында төзегән иде. Компания, үзенең белем бирү өлкәсенә инновацион технологияләрне кертү буенча күпьеллык тәҗрибәсен кулланып, татар телен өйрәнү өчен методология һәм техник базаны эшләде. Филология фәннәре докторы Фәйрүзә Тарасова җитәкчелегендәге эшче төркем – Татарстанның проектның эчтәлек ягын баетты. Нәтиҗәдә “Ана теле” грамматика, лексика, фонетика һәм сөйләм теленә өйрәнү өчен дәресләр белән баетылган, видеофильмнарга, аудиороликларга зур урын бирелгән. Системада 299 видеофильм, 10950 аудио ролик, 6795 фотография бар.
Экспертлар фикеренчә, мондый төрдәге проект Россия һәм БДБ илләренең башка халыклары туган телләрен өйрәнү өчен дә җирлек була ала. Аны тормышка ашыручылар фикеренчә, “Ана теле” – телне дөнья күләмендә дәүләт программалары ярдәмендә өйрәтү өлкәсендә яңа сулыш. Бу программа тулы бер халыкны гына берләштереп калмыйча, чит тел буларак та башкаларда да кызыксыну тудырырга сәләтле.
Агымдагы елның 1 февраленнән әлеге проектка htpp://anatele.ef.com буенча урнашкан адрес белән беренче 10 мең кулланучыга керү мөмкинлеге тудырылган. Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, башта әлеге проекты тирәсендә ыгы-зыгы туган: 10 мең кереп теркәлгән дә, башкаларга урын калмаган. Аннан соң инде кереп тә шөгыльләнмәүчеләр төшеп калган, татар телен өйрәнергә теләүчеләргә юл ачылган.
Системада теркәлгәннән соң, телне ни дәрәҗәдә белүенә карап, телне өйрәнүчеләрне билгеле бер дәрәҗәгә юллыйлар. Проект 9 дәрәҗәдән тора. Һәр дәрәҗә үзе 8 бүлеккә бүленгән. Һәр бүлектә тыңлау, сөйләм, уку, язу компетенцияләре бар. Биредә шулай ук яңа тема өйрәнәләр, яңа фильм карыйлар, алда әйтеп үткән компетенцияләр кергән күнегүләр эшлиләр, тел сыйныфында шөгыльләнәләр һ.б.
Биредә виртуаль онлайн дәресләрдә катнашып, белемеңне арттырып була. Д.Мостафин фикеренчә, дәресләрне алып баручы укытучылар, оста белгеч кенә түгел, оста дирижер да булырга тиеш. Чөнки белем биргәндә укучылардагы психологик каршылыкларны да бетерергә кирәк.
Биредә шулай ук лингафон кабинеты, язу лабораториясе, грамматик белешмәлек, блокнот/сүзләр карточкасы, тәрҗемәче, текстны тавышландыру, өлгергәнлек турында хисап, хисап үзәге бүлекләре бар. Көненә 45 минутлык 16 дәрес үтә.
Атнасына 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать эшләгән онлайн мәктәптә бүгенге көндә 10052 кеше шөгыльләнә. Аларның 9801е – Россиядән, 251е – 39 илдән. Аерым алганда, Әфганстан, Германия, Кытай, Үзбәкстан, Австралия, Гонконг, Колумбия, Израиль, Һиндстан, Франция, Иордания, Бельгия, Испания, Канада, Япония һ.б. илләр бар.
Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, “Ана теле” онлайн мәктәбе турында уңай фикерләр генә ишетергә туры килә. Быел әлеге проект Татарстан мәктәпләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да файдалану өчен тәкъдим ителгән.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
февраль, 2026 ел
Дәүләт фатирларында торак-коммуналь хуҗалык буенча ятим балаларның бурычлары 80 млн сумга җиткән
Татарстанда дәүләт тарафыннан бирелгән фатирларда яшәүче ятим балаларның коммуналь хезмәтләр буенча бурычы узган ел 80 млн сумга җиткән.
Тугызынчы сыйныф укучыларының рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак
2026 елның 11 февралендә 9 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе үткәреләчәк. Бу барлык чыгарылыш укучылары өчен мәҗбүри сынау - аннан башка дәүләт йомгаклау аттестациясенә һәм имтиханнарны тапшыруга кертмәячәкләр.
10
февраль, 2026 ел
Татарстанның яшь экологлары республика олимпиадаларында югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәттеләр
Татарстан Республикасында Бөтенроссия мәктәп укучылары экология буенча олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы уңышлы тәмамланды, ул 2026 елның 5-9 февралендә узды.
«Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыбыз!» темасына Парламент дәресе республиканың барлык мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә узачак
9нчы февральдә Дәүләт Советында шәһәр һәм район мәгариф бүлекләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узды, анда 2026 елның Парламент дәресенә старт бирелде. Ике атна дәвамында, 16-28 февральдә, республиканың барлык мәктәпләрендә һәм урта һөнәри оешмаларында Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыбыз» дип аталган Парламент дәресе узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз