Татарстан җыелма командасы “WorldSkills Russia” чемпионатында җиңде

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
20 майда Казанда “WorldSkills Russia” эшче һөнәрләрнең II Илкүләм чемпионаты ябылу тантанасы булды. Чемпионат нәтиҗәсе буенча, Татарстан җыелма командасы 1 нче урын яулады. 2 нче урында – Мәскәү командасы, 3 нчедә - Свердловск өлкәсе.
Чарада “WorldSkills International” хәрәкәте президенты Саймон Бартли, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФнән “WorldSkills International” техник делегаты Павел Черных катнашты.
Исегезгә төшерик: 16 нчы майда старт алган “WorldSkills Russia” чемпионатында Россиянең 39 төбәгеннән һәм Финляндия белән Көньяк Осетиядән якынча 450 яшь белгеч катнашты. Аларның осталыкларын 487 эксперт бәяләде. 15 мең кв.м артык мәйданчыкта конкурсантлар 35 компетенциядә ярышты. Моннан тыш, ТР һәм “WorldSkills Russia” тамашчыларга һәм экспертларга 4 презентацион компетенция: нефть бораулау, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе, эшмәкәр һәм пешекче – тәкъдим итте. Чемпионатта 50 меңнән артык кеше булды. Көн саен Интернетта ярышларның барышын Россиянең 56 төбәгеннән якынча 6,5 мең кеше күзәтте.
“WorldSkills International” хәрәкәте президенты Саймон Бартли билгеләп үткәнчә, ул Россиядә һәм Казанда булуына шат.
“Мондый искиткеч вакыйганы оештырган өчен, “WorldSkills Russia”, Россия, Татарстан Хөкүмәтенә, Казан шәһәренә рәхмәт әйтәсем килә. Бу уңыш экспертларның, оештыручыларны һәм волонтерларның җайга салынган эшчәнлегеннән башка була алмас иде”, - диде Саймон Бартли. Ул аерым рәхмәт сүзләрен барлык катнашучыларга әйтте. Ул аларга һөнәри эшчәнлекләрендә үсеш һәм уңышлар теләде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков чемпионатта катнашучыларга, аерым алганда, Казанда беренче тапкыр булучыларга Татарстан башкаласының ошаганлыгына өметен белдерде. Ул аерым алып, чемпионатта катнашкан фин командасына рәхмәт белдерде һәм югары профессиональлек, осталык өчен аларга махсус сертификат тапшырды.
РФнән “WorldSkills International” техник делегаты Павел Черных ТРна һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиковка рәхмәт белдерде. “Бу чемпионат барлык катнашучыларның һәм кунакларның хәтерләрендә озак сакланыр, дип уйлыйм. ТР алдагы чемпионат өчен югары планка билгеләде”, - дип ассызыклады П.Черных.
Татарстан катнашучылары төрле компетенцияләрдә җиңүче һәм призер булды. 3 нче урынны Алексей Чернуха («САПР белгече»), Антон Лоскутов («ЧПУ белән станокларда токарь»), Нияз Хәйдәршин («ЧПУ белән станокларда фрезерлаучы»), Илнур Гайфетдинов («Столяр»), Алмаз Гиздатуллин («Тракторчы-мехaнизатор»), Ливерий Лихачев («Эретеп ябыштыручы») яулады.
“Көмеш”не Владимир Степанов («Каменотес»), Фидаил Хәсәнов («Ташчы»), Максим Владимиров («Төзелешнең, штукатурларның коры ысулы белгече»), Решат Ибраһимов («Мебель ясаучы-кызыл агач остасы»), Камил Әкимбәтов («Пешекче-кондитер»), Ринат Хәмидуллин («Автомаляр»), Григорий Субботин («Медицина техникасында техник») алды.
1 нче урынга Айнур Мингәрәев («Техник-электроник»), Николай Лебедев («Балта остасы»), Андрей Казаньков («Автомеханик/Автомехатроник»), Гөлназ Солтанаева («Шәфкать туташы-сиделка» (социаль хезмәткәр) ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International